Рецензия на «Чтобы не забывали - на татарском языке» (Фания Фаррахова Тухватуллина)

Онытмыйк

Үткәнне сагынып уйлыйм -
Кайталмабыз кире без.
Яңгырга кушылып елыйм,
Китеп барды беребез.
Кояш әнә качып елый,
Чөнки күкләр карадан.
Җиле дә бит ярсып улый,
Китте, диеп, арадан.
Башлар тулы ак чәч икән,
Картлыкка без юл алдык.
Аумас микән, дип, җилкән
Шомланып уйга калдык.
Язмыш җиле каты исә,
Күпме каршы торсаң да,
Канатларны борып, кисә,
Хәтта батыр булсаң да.
Исән чакта иркен сулыйк,
Олы яшьтә инде без
hәм рәхмәтле, сабыр булыйк-
Шулай куша динебез.
Киткәннәрне без онытмыйк.
Алар бит өмет итә.
Уй-хисләрне hич суытмыйк -
Бер яхшы сүз дә җитә.

2021 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   27.02.2022 12:28     Заявить о нарушении

Перейти на страницу произведения
Перейти к списку рецензий на это произведение
Перейти к списку рецензий, полученных автором Фания Фаррахова Тухватуллина
Перейти к списку рецензий, написанных автором Фания Фаррахова Тухватуллина
Перейти к списку рецензий по разделу за 13.07.2021