Фания Фаррахова Тухватуллина - написанные рецензии
Показывать в виде списка | Развернуть сообщения
Гел шулай булсын иде
Ел буе шау чәчәктә
Күңелем урамнары.
Өшетмидер кышның хәтта
Салкыны, бураннары.
Картаймыйм дип, минем күңел
Бәйрәм күлмәген киде.
Хыял гына булып түгел, -
Гел шулай булсын иде!
2024 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 14.04.2024 12:41 Заявить о нарушении
Матур гына үтсен иде
Бәхет саны булсын җиде,
Булсын нурлы йөзләрем.
Матур гына үтсен иде
Минем гомер көзләрем.
2023 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 09:35 Заявить о нарушении
Онытмагыз яшәргә
Аш ашала, күлмәк туза,
Сәгать телләре чаба.
Гомер бит ул бик тиз уза,
Тәгәри алга таба.
Ак-караны күрми хәтта,
Тыз-быз килеп чабабыз.
Кайчак ясап бик зур хата,
Имеш, бәхет табабыз.
Табигатьнең матурлыгын
Күрергә дә вакыт юк.
Бөтен булган горурлыгың -
Өс бөтен дә, тамак тук.
Гөрләтәбез шайтан туе
Тишек оекбаш киеп.
Мал җыюны гомер буе
Уйлыйбыз уңыш диеп.
Рәхәт күрми, кыенлыкта
Тешне кысып, күнәбез.
Язмыш, көлеп, куя нокта -
Көч бетә дә, сүнәбез...
Тормыш бавын дөрес үреп,
Матур яши белегез.
Бар нәрсәнең ямен күреп,
Елмаегыз, көлегез!
Сизгер, уяу алдан ук
Булу кирәк яшьләргә.
Буш сүзләргә алданып,
Онытмагыз яшәргә!
2023 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 09:21 Заявить о нарушении
Тылсымлы ил -китапханә
Куркытмыйдыр яңгыры,
Карамыйбыз без җилгә.
Көтә, рәхмәт яугыры! -
Килдек тылсымлы илгә.
Рәт-рәт тора китаплар:
" Мине ал, - да, - мине ал!"
Рухи азык бит алар,
Күңелләргә май һәм бал.
Киштәләрендә тәртип,
Күрмим тузан, тапларны.-
Булсын өчен генә дип,
Куймыйлар китапларны!
Нәрсә ничек микән дип,
Аптырап син йөргәнче,
Китапта җавап бар бит, -
Киңәшче ул, ярдәмче!
Җаваплар оста качкан
Битләрендә китапның.
Акыллы була ачкан
Бик күп серләрен аның.
2023 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 09:00 Заявить о нарушении
Бер киңәш
Төшеп калма тормыш арбасыннан,
Ике куллап ябыш ничек тә...
Чыгам дисәң чытыр арасыннан,
Җитә кайчак хәтта тишек тә.
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 08:42 Заявить о нарушении
Тыңлый беләм
Җирдә калмый, күпме телә,
Көзләрен алтын келәм...
Кемдер оста сөйли белә.
Мин яхшы тыңлый беләм.
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 08:34 Заявить о нарушении
Бик ошады, рәхмәт Сезгә!
Гульжиган Гайнуллина 11.02.2024 14:24 Заявить о нарушении
Булыр әле
Вакыт үткән гомерләрне
Арттан себереп бара.
Безгә дигән булыр әле -
Уфтанмый алга кара!
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 15.09.2023 21:31 Заявить о нарушении
Чиста булсын
Күңел савытлары тулсын,
Калмасын ла бушлары.
Ап-ак кардай чиста булсын
Эчләре һәм тышлары.
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 15.09.2023 21:24 Заявить о нарушении
Бишек җыры
Алтын алмам, газиз балам,
Күктә ай йөзеп бара.
Сихри төшләр теләп калам,-
Рәхәтләнеп син кара!
Йөрәк парәм, йөзек кашым,
Аллаһ биргән бүләгем,
Кайгы күрмәсен лә башың -
Шушы иң зур теләгем!
Бәхет-тәүфыйкъ озата барсын,
Юлдаш булсын фәрештә.
Аллаһ күктән карап торсын,
Уңыш теләп һәр эштә.
Туңдырмасын салкын җилләр
Барасы юлларыңда.
Тыныч кына булсын илләр,
Көч булсын кулларыңда.
Һөнәрләрең тора артып,
Сөендердең бүген дә.
Якты йолдыз кебек балкып,
Тор син илнең күгендә!
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 15.09.2023 20:41 Заявить о нарушении
Яхшыга юрасаң
Аптырап калдым бу эшкә -
Тапкан аны хәтерем каян?
Әткәй керде беркөн төшкә,
Кулларында аның баян.
Чумдырып та моңга кат-кат,
Тибрәндереп күңел телләрен,
Җырлый, әнкәй, шундый мактап,
Син үстергән яран гөлләрен!
Уйный иде бит ул сирәк,
Хәтерлибез яхшы бит инде.
Әйтеп китәргә дә кирәк -
Осталыгы җырга юк иде.
Бик матур төш, бер карасаң,
Тормыйк әле, әнкәй, баш ватып.
Яхшыга гына юрасаң,
Яхшы була бары һәрвакыт.
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 15.09.2023 20:24 Заявить о нарушении