Фания Фаррахова Тухватуллина - полученные рецензии
Показывать в виде списка | Развернуть сообщения
Гел шулай булсын иде
Ел буе шау чәчәктә
Күңелем урамнары.
Өшетмидер кышның хәтта
Салкыны, бураннары.
Картаймыйм дип, минем күңел
Бәйрәм күлмәген киде.
Хыял гына булып түгел, -
Гел шулай булсын иде!
2024 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 14.04.2024 12:41 Заявить о нарушении
Что в лоб ,что полбу - суть едина .
Стих , как наглядная картина .
Мне понравился , удачи.
Сергей Острословов 23.02.2024 09:18 Заявить о нарушении
Мне очень понравилось Ваше произведение !!!!!!
Лидия Логинова 19.11.2023 23:03 Заявить о нарушении
Фания Фаррахова Тухватуллина 20.11.2023 20:01 Заявить о нарушении
Матур гына үтсен иде
Бәхет саны булсын җиде,
Булсын нурлы йөзләрем.
Матур гына үтсен иде
Минем гомер көзләрем.
2023 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 09:35 Заявить о нарушении
Онытмагыз яшәргә
Аш ашала, күлмәк туза,
Сәгать телләре чаба.
Гомер бит ул бик тиз уза,
Тәгәри алга таба.
Ак-караны күрми хәтта,
Тыз-быз килеп чабабыз.
Кайчак ясап бик зур хата,
Имеш, бәхет табабыз.
Табигатьнең матурлыгын
Күрергә дә вакыт юк.
Бөтен булган горурлыгың -
Өс бөтен дә, тамак тук.
Гөрләтәбез шайтан туе
Тишек оекбаш киеп.
Мал җыюны гомер буе
Уйлыйбыз уңыш диеп.
Рәхәт күрми, кыенлыкта
Тешне кысып, күнәбез.
Язмыш, көлеп, куя нокта -
Көч бетә дә, сүнәбез...
Тормыш бавын дөрес үреп,
Матур яши белегез.
Бар нәрсәнең ямен күреп,
Елмаегыз, көлегез!
Сизгер, уяу алдан ук
Булу кирәк яшьләргә.
Буш сүзләргә алданып,
Онытмагыз яшәргә!
2023 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 09:21 Заявить о нарушении
Тылсымлы ил -китапханә
Куркытмыйдыр яңгыры,
Карамыйбыз без җилгә.
Көтә, рәхмәт яугыры! -
Килдек тылсымлы илгә.
Рәт-рәт тора китаплар:
" Мине ал, - да, - мине ал!"
Рухи азык бит алар,
Күңелләргә май һәм бал.
Киштәләрендә тәртип,
Күрмим тузан, тапларны.-
Булсын өчен генә дип,
Куймыйлар китапларны!
Нәрсә ничек микән дип,
Аптырап син йөргәнче,
Китапта җавап бар бит, -
Киңәшче ул, ярдәмче!
Җаваплар оста качкан
Битләрендә китапның.
Акыллы була ачкан
Бик күп серләрен аның.
2023 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 09:00 Заявить о нарушении
Бер киңәш
Төшеп калма тормыш арбасыннан,
Ике куллап ябыш ничек тә...
Чыгам дисәң чытыр арасыннан,
Җитә кайчак хәтта тишек тә.
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 08:42 Заявить о нарушении
Тыңлый беләм
Җирдә калмый, күпме телә,
Көзләрен алтын келәм...
Кемдер оста сөйли белә.
Мин яхшы тыңлый беләм.
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 08:34 Заявить о нарушении
Бик ошады, рәхмәт Сезгә!
Гульжиган Гайнуллина 11.02.2024 14:24 Заявить о нарушении
Булыр әле
Вакыт үткән гомерләрне
Арттан себереп бара.
Безгә дигән булыр әле -
Уфтанмый алга кара!
2022 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 15.09.2023 21:31 Заявить о нарушении