Колыбельная - на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензиях, так как татарские буквы печатаются только там.


Рецензии
Бишек җыры

Алтын алмам, газиз балам,
Күктә ай йөзеп бара.
Сихри төшләр теләп калам,-
Рәхәтләнеп син кара!
Йөрәк парәм, йөзек кашым,
Аллаһ биргән бүләгем,
Кайгы күрмәсен лә башың -
Шушы иң зур теләгем!
Бәхет-тәүфыйкъ озата барсын,
Юлдаш булсын фәрештә.
Аллаһ күктән карап торсын,
Уңыш теләп һәр эштә.
Туңдырмасын салкын җилләр
Барасы юлларыңда.
Тыныч кына булсын илләр,
Көч булсын кулларыңда.
Һөнәрләрең тора артып,
Сөендердең бүген дә.
Якты йолдыз кебек балкып,
Тор син илнең күгендә!

2022 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   15.09.2023 20:41     Заявить о нарушении