Без миллете бийк Тукайнынъ. Мы народ Тукая

Ко 140- летию со дня рождения великого  татарского поэта Габдуллы Тукая посвящается .

      
 (смысловой перевод в конце текста)


«Кем ул татар?» - диеп сорасалар,
  Миллете  дим бийк Тукайнынъ.
 Татар халкын белесегез килсэ,
  Укыгыз дим  Тукай  китабын....

«Кем ул татар? »- диеп сорасалар,
Жавап бирем ихлас соенеп:
Исхакыйлар , Амирханнар  халкы.
Без бит татар, без бик  куп диеп!

«Кем ул татар?» - диеп сорасалар,
«Монъы  бармы анынъ?  »- диселэр.
Илхам , Сара,  Хэйдэр, Сэйдешлере,
Милли сандугачлар - дистелер...

«Кем ул татар?» - диеп сорасалар,
Халкыбызнынъ  йозек кашларын -
Вафирэсен, Элфиясен атыйм.
Искэ  алам Хадый Такташын...

«Кем ул татар?» -диеп сорасалар,
Батырлары диям - менълеген.
Ватан очен Жэлил халэк булган...
Газинуры утта дорлеген...

«Кем ул татар? » - диеп сорасалар,
Йогерек кунъел китэ уткенгэ,
 Кол Галилэр, Мэржэнилер халкы.
Ышанмыйм мин миллет беткэнгэ...

«Кем ул татар?»  - диеп сорасалар,
Хэрвакытта эзер  жавабым:
Динле, монълы, тырыш, батыр халык!
Шул халыкнынъ  без дим дэвамы...



 Мы - народ великого Тукая.

Если спросят: «Кто они,  татары ?» —
Я скажу: это народ великого Тукая.
Хотите  получше  узнать про татар ?
Посоветую прочитать вам книги Тукая.

Если спросят: «Кто они,  татары ?» —
С радостью отвечу снова -
Это народ  рода  Исхаки, Амирхана.
Мы- татары , нас очень много …

Если спросят: «Кто они,  татары ?
Есть ли в нём мелодия, душа?» —
Назову татарских  соловьев народных-
Ильхама, СарУ,  Хайдара, Сайдаша.

Если спросят: «Кто они, татары ?» —
Назову сокровища народа:
Вафиру, Альфию прославлю,
Вспомню Такташа с гордостью снова.

Если спросят: «Кто они,  татары ?» —
Скажу: героев тысячи у нас.
За Отчизну пал Джалиль бессмертный,
Бросился на амбразуру и живым сгорел Газинур наш…

Если спросят: «Кто они,  татары ?» —
Сердце мчится в глубину веков:
Мы -  народ Кул Гали, Марджани.
И не верю я , что мой народ может исчезнуть…


Если спросят: «Кто они,  татары ?» —
У меня готов всегда ответ:
Верный вере, трудолюбивый.
Смелый , храбрый, честный  народ.


Рецензии
Без милләте бөек Тукайның.
«Кем ул татар?» - диеп сорасалар,
Милләте дим бөек Тукайның.
Татар халкын беләсегез килсә,
Укыгыз дим Тукай китабын....

«Кем ул татар? »- диеп сорасалар,
Җавап бирәм ихлас сөенеп:
Исхакыйлар , Әмирханнар халкы.
Без бит татар, без бик күп диеп!

«Кем ул татар?» - диеп сорасалар,
«Моңы бармы аның? »- дисәләр.
Илһам , Сара, Хәйдәр, Сәйдәшләре,
Милли сандугачы - дистәләр...

«Кем ул татар?» - диеп сорасалар,
Халкыбызның йөзек кашларын -
Вафирәсен, Әлфиясен атыйм.
Искә алам Хадый Такташын...

«Кем ул татар?» -диеп сорасалар,
Батырлары диям - меңләгән.
Ватан өчен Җәлил һәлак булган...
Газинуры утта дөрләгән...

«Кем ул татар? » - диеп сорасалар,
Йөгерек күңел китә үткәнгә,
Кол Галиләр, Мәрҗәниләр халкы.
Ышанмыйм мин милләт беткәнгә...

«Кем ул татар?» - диеп сорасалар,
Һәрвакытта әзер җавабым:
Динле, моңлы, тырыш, батыр халык!
Шул халыкның без дим дәвамы...

Сююмбике Самат   03.05.2026 00:24     Заявить о нарушении