Бэхет бит ул Счастье ведь оно

(Перевод на русский язык в конце текста)

Бэхет бит ул...   Иртэн торып
Курэ алсанъ танъ атканын.
Бэхет бит ул... Ярынъ белэн
Житеклэшеп  пар атлавынъ.

Бэхет бит ул... Вакыт табып
Хэленъ белсэ балаларынъ.
Бэхет бит ул... Сине соеп
Килеп кочса оныкларынъ.

Бэхет бит ул... Туганнарынъ
Сау- сэламэт булса янда.
Бэхет бит ул... Жан дусларынъ
Эйлэнмэсэ сатлыкжанга...

Бэхет бит ул... Иман нуры
Балкып торса илебездэ.
Бэхет бит ул... Хэлэл ризык
Тулып торса оебездэ.

Бэхет бит ул... Сэждэ кылып
Табына алсак  Раббыбызга.
Аллахыбыз насыйп итсен
Бу бэхетне барыбызга...


Счастье ведь оно — проснувшись,
Увидеть, как рождается рассвет.
Счастье — рядом с любимым идти,
Держась за руки, вместе, в свет.

Счастье — когда находят время дети,
Чтобы спросить как ты живёшь.
Счастье — когда с трепетной любовью
В гости внуков к себе ждешь.

Счастье — когда родные живы,
Здоровы и рядом с тобой.
Счастье — когда друзья верные 
Идут с тобою одной судьбой.

Счастье — когда свет веры
Сияет в нашей стране.
Счастье — когда честный достаток
Наполняет наш дом в тишине.

Счастье — в поклоне смиренном
Молиться Всевышнему, сердцем чистым.
Ведь это  и есть  истинное счастье.
Пусть каждый станет счастливым.


Рецензии
Бәхет бит ул...
Бәхет бит ул... Иртән торып
Күрә алсаң таң атканын.
Бәхет бит ул... Ярың белән
Җитәкләшеп пар атлавың.

Бәхет бит ул... Вакыт табып
Хәлең белсә балаларың.
Бәхет бит ул... Сине сөеп
Килеп кочса оныкларың.

Бәхет бит ул... Туганнарың
Сау- сәламәт булса янда.
Бәхет бит ул... Җан дусларың
Әйләнмәсә сатлыкҗанга...

Бәхет бит ул... Иман нуры
Балкып торса илебездә.
Бәхет бит ул... Хәләл ризык
Тулып торса өебездә.

Бәхет бит ул... Сәҗдә кылып
Табына алсак Раббыбызга.
Аллаһыбыз насыйп итсен
Бу бәхетне барыбызга...

Сююмбике Самат   23.03.2026 13:50     Заявить о нарушении