Динне саклап калды Эбилэр. Ода бабушкам
Дин тыелган авыр вакытларда,
Зар елаган чакта кунеллэр.
"Бисмиллянъны эйт, бэбкэм," - диеп
Дога ойрэттелер эбилэр...
Имамнарга вэгаз тыелганда,
Ябылганда изге мэчетлер,
Дин тотканнар хокем ителгэндэ,
Елап дога кылды эбилэр...
Коне - тоне колхоз, заводларда
Эшлегендэ безнен энилэр,
Баштан сыйпап, дога укып безне
Устерделэр газиз эбилэр…
Мэчетлерден шау- шу клуб ясап
Биеткендэ кумэк биюлэр,
Ойдэ намаз укып, телэк телэп,
Динне саклап калды эбилэр...
Буген инде намаз эхеллерэ -
Динсез чорда ускэн бэбилэр...
Рухларына атап дога кылыйк,
Ожмахларда булсын Эбилэр!
Мы все родом из детства...
Воспитание , полученное в детские годы , служит маяком и во взрослой жизни. Большую роль в атеистическое Советское время в нашем воспитании сыграли бабушки: своим примером , набожностью прививая любовь ко Всевышнему.
В этом отношении мне очень нравится повесть М. Горького «Детство». Как трогательно бабушка Алёши Пешкова Акулина Ивановна укрепляла в нем веру в Бога, помогала формировать нравственные ценности.
Мое стихотворение посвящено бабушкам из нашего далекого детства, увы , уже ушедшим в вечность…
С любовью.
Свидетельство о публикации №125091903475
Дин тыелган авыр вакытларда,
Зар елаган чакта күңелләр.
"Бисмилляңны әйт, бәбкәм," - диеп
Дога өйрәттеләр әбиләр...
Имамнарга вәгаз тыелганда,
Ябылганда изге мәчетләр,
Дин тотканнар хөкем ителгәндә,
Елап дога кылды әбиләр...
Көне - төне колхоз, заводларда
Эшләгәндә безнең әниләр,
Баштан сыйпап, дога укып безне
Үстерделәр газиз әбиләр…
Мәчетләрдән шау- шу клуб ясап
Биеткәндә күмәк биюләр,
Өйдә намаз укып, теләк теләп,
Динне саклап калды әбиләр...
Бүген инде намаз әһелләре -
Динсез чорда үскән бәбиләр...
Рухларына атап дога кылыйк,
Оҗмахларда булсын Әбиләр!
Сююмбике Самат 21.09.2025 19:14 Заявить о нарушении