Исен булсак, кабат курешербез...
Жэй уртасы - июль ае житте.
Шау чэчэктэ бакча голем* дэ...
Тик туганым чит иллердэ буген,
бэйрэмендэ - туган конендэ...
Казан урамнары сагына сыман
синен басып йорген эзлерне...
Йорэк хаман шулай юксынырмы?
Кунел хаман сине эзлерме?
Узен белен алып киттен бугай
йорегемнен гуя яртысын...
Сагыну- сагышларны басар эчен,
берэр чара жирдэ бармы сон?
Ин мохиме, сау- салэмэт бул син!
Явыз жиллер ишек какмасын.
Исэн булсак, кабат курешербез,
остебезне жирлер япмасын...
Бакча голе* - мальва чэчэге.
10 нчы июль 2025 ел
Летний зной, сады утопают в цветах…
У тебя сегодня день рождения,
моя любимая сестра.
Только ты далека от меня.
И я по тебе очень скучаю…
Улицы Казани словно тоскуют со мной.
У них в памяти твои следы…
Ты уехала , будто забрав частицу моей души…
Невозможно унять эту печаль…
Главное , будь жива - здорова и счастлива!
Пусть Всевышний бережет тебя и близких от всего злого.
Свидетельство о публикации №125071203070
Җәй уртасы - июль ае җитте.
Шау чәчәктә бакча гөлем* дә...
Тик туганым чит илләрдә бүген,
бәйрәмендә - туган көнендә...
Казан урамнары сагына сыман
синең басып йөргән эзләрне...
Йөрәк һаман шулай юксынырмы?
Күңел һаман сине эзләрме?
Үзең белән алып киттең бугай
йөрәгемнең гүя яртысын...
Сагыну- сагышларны басар өчен,
берәр чара җирдә бармы соң?
Иң мөһиме, сау- саләмәт бул син!
Явыз җилләр ишек какмасын.
Исән булсак, кабат күрешербез,
өстебезне җирләр япмасын...
Бакча гөле* - мальва чәчәге
10 июль 2025 ел.
Сююмбике Самат 12.07.2025 19:16 Заявить о нарушении