Уз-уземне котлыйм эле буген... В день рождения

Смысловой перевод в конце.


Буген минем  мэшгур туган конем!
Котлыйм  эле ихлас  уземне.
Жир шарында - мин бит берэу  генэ!
Таба алмассыз андый беркемне.

Буген минем монсу туган конем...
Яшь тэгэри , булмый бернишлэп…
Унсигезем кайда, утыз яшем...
Кырыгы да булган икен шэп.

Тиз - тиз басып яшьлек китеп бара.
Ник ашыга икен шулкадэр...
Их, туктасын иде бер мизгелгэ...
Йорэк  янмас иде бу кадэр...

Авыр гына атлап  картлык килэ...
Таяк тоткан, иген башкаен...
Яшэу дэрте сунген кузлэрендэ...
Тирэн сырлар баскан мангаен...

Каршы алам якын дустым итеп.
Алга безгэ бергэ атлыйсы...
Картлык килсэ килсен - бер чара юк.
Тик килмесен иде - кайгысы...


В прекрасный день моего рождения,
поздравить хочу я Себя -
любимую и самую , самую…
Вот такая как есть - я одна на земле.

Куда же вы убегаете, годы?
Где же мои восемнадцать лет…
Где мои тридцать ? В чем подвох?
Ведь сорок тоже был не плох …

Легкой изящной походкой
покидает Молодость спеша.
Остановись! Оглянись  на мгновение…
Будто с тобою уходит душа…

       
         11 июня 2025 г


Рецензии
Оригинал текста.

Үз - үземне котлыйм әле бүген...
Бүген минем мәшһүр туган көнем!
Котлыйм әле ихлас үземне.
Җир шарында - мин бит берәү генә!
Таба алмассыз андый беркемне.

Бүген минем моңсу туган көнем...
Яшь тәгәри , булмый бернишләп…
Унсигезем кайда, утыз яшем...
Кырыгы да булган икән шәп...

Тиз - тиз басып яшьлек китеп бара.
Ник ашыга икән шулкадәр...
Их, туктасын иде бер мизгелгә...
Йөрәк янмас иде бу кадәр...

Авыр гына атлап картлык килә...
Таяк тоткан, игән башкаен...
Яшәү дәрте сүнгән күзләрендә...
Тирән сырлар баскан маңгаен...

Каршы алам якын дустым итеп.
Алга безгә бергә атлыйсы...
Картлык килсә килсен - бер чара юк.
Тик килмәсен иде - кайгысы...

Сююмбике Самат   13.06.2025 07:53     Заявить о нарушении