Юбилей тантанасына. К юбилею

  Самые добрые искренние
  пожелания к юбилею
  любимому брату - честному
  порядочному Человеку,
  Заслуженному юристу РТ,
  Адвокату. 


Абыемнын туган коне,
абыемнын юбилее.
Житмеш  биш яшь - уен тугел,
ул бит озын гомер  юлы.

Катлаулы да сынаулы да
булды синен тормыш юлын.
Гадел булдын хэрвакытта,
Сынауларны "бишкэ" уздын.

Холкын коры, сузен  туры,
узен кырыс булсан да  син,
рэнжетмеден  беркемне дэ.
Бу  сузлерем  шуна дэлил.

Туган жанлы , шафкатле син, 
барыбызга да ярдэм  иттен.
Киендерден , соендерден,
укытып безне кеше иттен.

Ихтирамга лаеклы син
житди авыр хезмэтендэ.
Купме  кеше ярдэменнен
соенеп  яши иреклектэ.

Дусларын да узен кебек
саф кунелле, тугры жанлы.
Аллахыбыз насыйп итсен
килечек тэ булсын данлы!

Без телибез буген сина
иман нуры, салэмэтлек.
Бахетле  бул, озак яшэ
барчабызны соендереп!


   
   

 


 


Рецензии
Оригинал текста.

Юбилей тантанасына багышлап.

Абыемның туган көне,
абыемның юбилее.
Җитмеш биш яшь - уен түгел,
ул бит озын гомер юлы.

Катлаулы да сынаулы да
булды синең тормыш юлың.
Гадел булдың һәрвакытта,
Сынауларны "бишкә" уздың.

Холкың коры, сүзең туры,
үзең кырыс булсаңда син,
рәнҗетмәдең беркемне дә.
Бу сүзләрем шуңа дәлил.

Туган җанлы , шәфкатле син,
барыбызга да ярдәм иттең.
Киендердең , сөендердең,
укытып безне кеше иттең.

Ихтирамга лаеклы син
житди авыр хезмәтеңдә.
Күпме кеше ярдәмеңнән
сөенеп яши иреклектә.

Дусларың да үзең кебек
саф күңелле, тугры җанлы.
Аллаһыбыз насыйп итсен
киләчәк тә булсын данлы!

Без телибез бүген сиңа
иман нуры, сәламәтлек.
Бәхетле бул, озак яшә
барчабызны сөендереп.

Сююмбике Самат   05.04.2025 07:15     Заявить о нарушении