Апама. Старшей сестре

 Смысловой перевод в конце.
               
               
                Чиберлернен чиберлере иден,         
сина беркем тиндеш булмады.               
Оста, житез, зирек, сизгер иден,               
тик язмышын булды сынаулы…            

Хэрвакытта безгэ урнэк булдын,
буй житмеслек Йолдыз иден син.          
Гыйлемле дэ булдын, зыялы да,               
 дэрэжен зур булды хэр даим.    

Укыттын да безне Кеше иттен,    
херберебез  сина  бурычлы.               
Рэхмет эйтеп  кире кайтарырга         
бармы вакыт безгэ бурычны?               

Алгы сафта булдын динебездэ,
Остаз иден  бит син куплергэ….         
Шифа телэп сорый, дога кыла               
буген сине белген хэр  бэндэ!    

Сине югалтырга эзер тугел
балаларын , дуслар, туганнар...               
Донья яме булып яшэр диген               
кунеллердэ  якты омет бар.   
               
Киткеч кире кайтып булмый дилэр,               
жир  астында юллар юк дилэр…         
Тэрэз  тобендэге голлэрен  дэ          
сине  соеп   гомер телилэр.   



Старшей сестре  ( с пожеланиями скорейшего
выздоровления)


Красавицей ты была  несравненной!
Изумрудные глаза твои излучали свет.
Ум твой  и интеллект всех поражали.
Жаль,  над судьбою власти, увы, нет…

Сияла ты как звезда путеводная,
освещая нам всем праведный путь.
Просим у Всевышнего тебе исцеления,
доброго здоровья на долгих лет.
 
Не хотим терять тебя, ты нам как Мама… 
Оттуда не возвращаются, нет там путей…
Зацвели розы твои - ждут не дождутся. 
Выздоравливай, ждём , вернись скорей!


Рецензии
Оригинал текста.

Апама.
Чибәрләрнең чибәрләре идең,
сиңа беркем тиңдәш булмады.
Оста, җитез, зирәк , сизгер идең,
тик язмышың булды сынаулы…

Һәрвакытта безгә үрнәк булдың,
буй җитмәслек Йолдыз идең син.
Гыйлемле дә булдың, зыялы да,
дәрәҗәң зур булды һәр даим.

Укыттың да безне Кеше иттең,
hәрберебез сиңа бурычлы.
Рәхмәт әйтеп кире кайтарырга
бармы вакыт безгә бурычны?

Алгы сафта булдың динебездә,
Остаз идең бит син күпләргә….
Шифа теләп сорый, дога кыла
бүген сине белгән һәр бәндә!

Сине югалтырга әзер түгел
балаларың , дуслар, туганнар...
Дөнья яме булып яшәр дигән
күңелләрдә якты өмет бар.

Киткәч кире кайтып булмый диләр,
җир астында юллар юк диләр….
Тәрәз төбендәге гөлләрең дә
сине сөеп гомер телиләр.

Сююмбике Самат   01.01.2025 16:26     Заявить о нарушении