Бэлки...

Безнен Вакыт, бэлки, инде  житкэн;
Кемнэр килеп, кемнэр китмэгэн.
Укенерлэр, бэлки, озатканда
Мангайлардан кемнэр упмэгэн...
Коенерлэр, бэлки, мэкер жыйнап,
Аяк чала алмый калганнар;
Соенерлэр, кончелектэн янып,
Йорэклэрен утка салганнар...
Онытырлар бэлки... Вакыт кочле –
Эйлэндергэн ташны тузанга.
Кичермэслек гамэл кылдык микэн
Илтифатсыз юллар узганда?..
Куз яшьлэре ярдэм итмэс инде,
Кук капусы куптэн ябылган.
Хатирэлэр булып калсын очен
Бу язмышлар, димэк, язылган...
Бер курешу, бэлки, насыйп булыр,
Кем хэтердэ – шулар исэндер.
Мизгеллэрдэн Мэнгелекне жыеп,
Безнен Вакыт утеп киткэндер...


Рецензии
Бик тирән эчтәлекле шигырь, Рафиль! Татар телендә тагын да күбрәк иҗат итсәгез иде...

Сююмбике Самат   22.08.2025 06:09     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.