Тузан исе

Тузан исе килэ тирэ-яктан.
Авыл халкы чыккан уракка.
Икмэк тэме сенгэн тузан гуя,
Яшэу исе туган-туфракта.
Урак дигэн кэкре тимерлэрне
Чуплеклэргэ хэзер аталар.
Уныш жыйган тынсыз коннэр генэ
Шул суз белэн hаман атала.
Канга сенгэн, геннар аша килэ -
Козге муллык - яшэу, иминлек.
Тик замана инде хэзер башка,
Кадерлэре бутэн ипинен.
Кемдер соса кашык белэн икра,
Кемдер ашый алтын савыттан;
"Икмэк булса жыр да була" дигэн
Вакытларны кемдер оныткан.
Хэзер дэ бар, янэшэдэ генэ
Тилмергэннэр кисэк икмэккэ.
Суласа да шул hавасын Жирнен
Эйлэнгэннэр никтер имгэккэ.
Тигез тугел бэхет бизмэннэре,
Гаеплеме эллэ замана?
Булганына шокер итми кеше,
hаман житми,hаман зарлана...
Кемдер яши бетмэс тузан сулап,
Кемгэ тормыш - жэннэт уены.
Житкэч вакыт бер тигезлэп куя
Икмэк ускэн Жирнен куены...


Рецензии
Искиткеч шигырь, Рафиль! Тирән мәгънәле. Җир тигезли барсын да...

Сююмбике Самат   07.12.2025 07:40     Заявить о нарушении
Зур рәхмәт җылы сүзләрегез өчен, Сөембикә! Язларыгыз якты һәм җылы булсын!

Рафиль Сабиров   19.03.2026 16:12   Заявить о нарушении
Рәхмәт, Рафиль! Сезгә дә иң изге теләкләр🙏

Сююмбике Самат   20.03.2026 19:24   Заявить о нарушении
На это произведение написано 6 рецензий, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.