Жил дэ кеше сымак. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җил дә кеше сымак

Бер офыктан икенче офыкка
Җил исә дә исә,
Күпне күрә юлында,
Сөйләр иде, сөйләшә белсә.

Җил шундый хәрәкәтчән,
Бер тик тора белми,
Шәп итеп йөгерә,
Аңа барыбер – көнне, төнме.

Кайчак ул арый,
Кинәт тынлык урнаша,
Бераз йоклап алгач,
Тагын күрсәтә тамаша.

Җил усал, я ягымлы,
Холкы үзгәреп тора,
Һавага җил хуҗа,
Аңа бәйле температура.

Безнең кәеф яхшырыр,
Тыныч иссә җилләр,
Һәрчак тыныч булса иде
Илләр һәм күңелләр.

Гузель Идрисова   19.11.2026 10:56   •   Заявить о нарушении