Ходай булэклэре. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126111804514
Ходай һәр – беребезгә
Көн дә бүләк тарата,
Мәхәббәт, уңыш, тазалык,
Ә кемгәдер байлык хәтта.
Барсын күрә, ишетә,
Белә безнең хыялларны.
Теләгебез зур булса,
Тормышка ашыра аны.
Ходай гына юмарт,
Юк аңа тиңнәр,
План корганда, кешеләр
Алла бирсә, диләр.
Бирер, күпләп бирер,
Дөрес юлдан барсак,
Уйларыбыз якты булып,
Изгелек күпләп кылсак.
Безгә бәхет юраган
Дөньяга килгән чакта,
Без ялгыз түгел,
Безне Ходай ярата.
Гузель Идрисова 18.11.2026 13:09 Заявить о нарушении