Узенне кэмсетмэ. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126111104551
Хамелеон исемле кәлтә
Өйрәнгән рәхәт яшәргә,
Үзен саклап калыр өчен,
Керә төрле төсләргә.
Янәшәдә генә яфрак,
Кәлтә хәзер яшел,
Бананга якын килсә,
Сары булыр гел.
Әле чәчкәгә әйләнә,
Әле агач ботагы,
Күрми үтеп китәләр,
Исән – сау яши тагы.
Кайбер кеше дә шулай
Тиз яраклаша белә,
Ялагайлану, ярарга тырышу,
Бар кыяфәтендә сизелә.
Һәрбер кеше – уникум,
Кәмсетмә үзеңне беркайчан,
Башыңны югары тотып,
Горур атла тормыш юлыннан.
Гузель Идрисова 11.11.2026 13:21 Заявить о нарушении