Улларым -лачыннарым!

  Алты улым,алты лачыным
  Кай арада усеп життегез?
  Чебилэрем канат асларыннан
  Кайчан йогереп чыгып киттегез?

  Бэхет алмаларым,газизлэрем
  Хэрберегез урын таптыгыз.
  Доньяларда бэхет кенэ телим
  Кунеллэрегез шат,якты сез.

  Кояш булып,нурлар чэчеп
  Яшэгез сез рэхэт тормышта!
  Кулыгызда ут уйнатып эшлэп,
  Тэм табыгыз биргэн язмыштан!

  Горурланам,минем лачыннарым!
  Сез бит яшэвемнен чаткысы.
  Яннарыма колеп килэсез сез
  Олэшэсез кунел яктысын.

  Рэхмэтлемен балаларым сезгэ
  Сез булганга мин бик бэхетле.
  Фатихамны бирэм хэрчагызга!
  Кирэкми мина патша тэхете.


Рецензии