Бэхетенне тап. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126103003666
Ике ап – ак күгәрчен
Янәш утырып, гөрләшә.
Бигрәк матур күренеш,
Алардан җил дә көнләшә.
Күл өстендә ике аккош
Тын гына йөзә.
Бер - берсен яраталар,
Ерактан ул сизелә.
Ике күбәләк, куышып,
Уйный зәңгәр күктә.
Берсе ак, берсе сары,
Аларга кызык та, рәхәт тә.
Бер тамырдан, гаҗәеп,
Үсеп чыккан ике каен.
Бөгелмиләр, бирешмиләр,
Җил искән саен.
Чия дә парын тапкан,
Нык тота, ычкындырмый.
Җил күпме тырышса да,
Һич җиңә алмый.
Кош оча, арымыйча,
Ике канаты булганга.
Пар атлар шәп чаба,
Авырлык төшә ялгызга.
Урамнан, җитәкләшеп,
Килә кыз белән егет.
Йөзләрендә нур балкый,
Менә шул инде – бәхет.
Гузель Идрисова 30.10.2026 11:23 Заявить о нарушении