Су юлы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Су юлы

Кем килә матур итеп,
Аккош йөзәме әллә?
Сылу кыз суга бара,
Танымыйсызмы әллә?

Башындагы яулыгының
Читләре чуклы икән,
Акыллы да, матур да,
Кем бәхетенә туды икән.

Буе зифа, биле нечкә,
Эх, яшь чаклар,
Берәйсенә гашыйк булып,
Күңелле йөрегән чаклар.

Килен булып төшкәч,
Бу юлдан әнисе йөрегән,
Күпме су ташылган,
Гомер дә судай ага икән.

Чишмәдән судан кайтканда,
Чиләктә мөлдерәмә су,
Кызларның күңеле нечкә,
Берчә шат, берчә моңсу.

Үпкәләтә күрмәгез,
Кыз бала бит нәфис гөл.
Күңелкәе шат булсын,
Елмаеп торсын гел.

Гузель Идрисова   29.10.2026 15:47   •   Заявить о нарушении