Элек хэм хэзер. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Элек һәм хәзер

Тал чыбыгы нечкә,
Шулай булса да, сынмый.
Кеше дә, авырлыкка
Каршы тора, буйсынмый.

Тал чыбыгы сыгылма,
Читән үрергә җайлы,
Әвәл авыл өйләре
Булган читән коймалы.

Елга буе тал гына,
Ботак саен сандугач,
Талдан бишек үргәннәр,
Гаиләдә бәпи тугач.

Җиләк, гөмбә җыярга
Кәрзин талдан үрелгән,
Бәпкә чыгарырга казга да
Талдан оя ясалган.

Юкәдән чана, көянтә,
Табак – савыт ясаганнар,
Төн йокламый, тырышкач,
Әзер булган чабаталар.

Кайсы агачны алсаң да,
Кешегә файда китергән,
Башны эшләтә белсәң,
Яшәп була икән.

Элекке буын кешесе
Ифрат авыр яшәгән,
Чагыштырып карасаң,
Без оҗмахтабыз икән.

Гузель Идрисова   28.10.2026 12:35   •   Заявить о нарушении