Торган жирем

Себер табигате кырыс булсада
Мин гашикмын ана озелеп
Тузеп ятып булмый,кэзлэр житкэч,
Мук жилэге пешкэн тезелеп.

Зэнгэр куллэрендэ бала устерэлэр
Пар аккошлар,урдэк хэм казлар.
Юл буенда сибелеп чачак ата
Ромашкалар ускэн-ак тажлар.

Жэйлэр буе кояш иркэлэнеп
Качып китми таулар артына
Ак тоннэрен жиргэ булэк итэ.
Кунакка кил дустым,бердэ тартынма!

Рэхетлэнеп бергэ ял итэрбез,
Елга буйларында су кереп
Учак ягып балык пешерербез,
Бэрэнгене,булыр кэлгэ кумеп!

Торле яктан монда килсэлэрдэ
Бик дус яши куанып бар халык
Кунаклашып бер-берсенэ йорешэлэр-
Бу дуслыкны,башка жирдэ булмый табып.

Корыч сынардай суык булсада
Кешелэре кайнар йэрэкле
Мин Себерне бер жиргэ дэ алыштрмыйм
Торган жирем -Син бит мина,бик тэ кадерле!


Рецензии