Бросила эту привычку - на татарском языке

Стихи на татарском языке приходится размещать в рецензиях, потому что татарские буквы есть только там.

Краткое содержание:

В молодости я не умела говорить "нет", всем помогала. В ущерб себе. Многие наглели, злоупотребляли моей добротой. Но постепенно я бросила привычку помогать наглым и неблагодарным, научилась говорить "нет".


Рецензии
Ул гадәтне ташладым

Яшьлегемдә булдым юаш,
"Юк" дип әйтә белмәдем.
Таш атканга атып аш,
"Әрсез син", - дип көлмәдем.
Үз эшемне калдырып,
Кеше эше эшләдем.
Бөтен җирем талдырып,
Иреннәрне тешләдем.
Кеше дигән сәер икән -
Утыра ул җилкәңә.
Күпме вакыт, көч киткән -
Мөһим түгелме аңа?
"Нигә, - дидем, - газап чигәм?"
Ул гадәтне ташладым.
Кадеремне белмәүчегә
"Юк" дип әйтә башладым.

2026 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   15.10.2026 19:48   •   Заявить о нарушении