Акыл кэче. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126100505731
Карама кеше беләгенә,
Кара йөрәгенә диләр,
Акыл иясе әйтсә,
Гел дөресен сөйләр.
Әгәр көчең булса,
Акыл кирәкми диләр.
Тәүдә акыл, аннары көч,
Акыл һәммәсен җиңәр.
Искиткеч шәхесләр күп,
Алар тарихка кергән.
Бар дөньяны яулаганнар,
Ә акыл ярдәм иткән.
Бер капчык акыл,
Бер капчык алтын,
Әйт әле, дускай,
Кайсысы күңелеңә якын.
Акыл – ул мәңгелек,
Алтын – бер көнлек.
Үз өстендә әшләсә,
Акылга баер кешелек.
Гузель Идрисова 05.10.2026 16:28 Заявить о нарушении