Озын юл. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Озын юл

Безгә бирелгән гомер
Озын юл сымак,
Бер башына бассаң,
Азагы күренми, ерак.

Юл хәлен юлда
Йөрегәннәр генә белә,
Тормыш сынаулары
Һәркемгә күпләп бирелә.

Шома гына юл
Табылмый, эзләсәң дә,
Барына шөкер булып,
Шатланырга кирәк көн дә.

Эзләмә яхшы таяк,
Тогры иптәш – таяныч,
Ялгызлыктан җаның өшемәс,
Күңелең булыр тыныч.

Җырлап, гел алга бар,
Сокландырсын иззгелекләрең,
Борылып кара әле,
Бигрәк матур эзләрең.

Гузель Идрисова   30.09.2026 14:06   •   Заявить о нарушении