Близкие друзья. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126092904387
Капка ачыла, ябыла
Көчле җилләр искәндә,
Үпкәләтмә дускаеңны,
Үзәгең өзелсә дә.
Карлыган ачы булса,
Кура җиләген тәмлә,
Күпне кичергән генә
Дусның кадерен белә.
Күл өсте көмештәй,
Суга каурый төшкән,
Бу дөньяда дусларсыз
Яшәп булмый икән.
Ай ялгыз түгел,
Аның йолдызлары бар,
Авырлык килсә, яныңда
Кала тик тогрылар.
Кояш иркәләп уята,
Алсу булып, ата таң,
Дөньяның бер яме юк,
Дуслардан аерылсаң.
Гузель Идрисова 29.09.2026 14:02 Заявить о нарушении