Язмыш. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Язмыш

Язмыш туганда бирелә,
Әмма аны үзгәртеп була.
Һәркем үзе теләгәнчә,
Язмышын яза ала.

Кемдер, буйсынып язмышка,
Агымга ияреп ага.
Ә кемдер, максатлар куеп,
Менә яңа баскычларга.

Гомер репетиция түгел,
Вакыт юк кабатларга,
Ялгышмыйча кирәк яшәргә,
Яшьнәп, күкрәп калырга.

Юл чатына басканда,
Юлыңны уйлап сайла,
Юнәлеше дөрес булыр,
Киңәшне бирсә Алла.

Искиткеч матур язмыш,
Бик талантлы язылган.
Горурлан үзең белән,
Мәгънәсе тирән булган.

Гузель Идрисова   25.09.2026 14:41   •   Заявить о нарушении