Исем. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Исем

Корабльне ничек атасаң,
Ул шулай йөзеп китәр.
Исемнең әһәмияте зур,
Уйлансаң, исең китәр.

Ташбака дип атасаң,
Ярдан ерак китмәссең,
Ерак сәяхәткә барып,
Яңа җирләр күрмәссең.

Буран дип атасаң,
Гел давылга эләгерсең,
Адым саен яңадан терелеп,
Шомлы юлдан гизәрсең.

Юлга чыкма исемсез,
Айсбергка бәрелерсең,
Корабль ныклы булса да,
Челпәрәмә килерсең.

Иң яхшы исем – Виктория,
Коштай, алга очарсың,
Җил сиңа юлдаш булыр,
Бөек җиңүләр яуларсың.

Кешегә дә исемне
Кушарга кирәк уйлап,
Мәгънәлесе, матуры күп,
Үзегез алыгыз сайлап.

Гузель Идрисова   24.09.2026 12:56   •   Заявить о нарушении