Жэйге ял. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126092104618
Салкын кышта, сагынып,
Җәйге ялны көтәм.
Эх, рәхәтлекне тоеп,
Хыял диңгезендә йөзәм.
Серле Дубайга очармын,
Шул якка омтыла барсы да,
Бер мин калмамын инде,
Мөгаен, оҗмах шунда.
Бәлки, Турцияга китәрмен,
Анда яхшы сыйлыйлар,
Хәер, кире булдым инде,
Куркыта ач акулалар.
Мин йөремәмен инде,
Египетка бара кешеләр.
Я, тотып алып,
Пирамида төзетерләр.
Җәй буена бакчамда
Гөлләр үстердем,
Кирәкми миңа чит илләр,
Ял иттерә үз җирем.
Гузель Идрисова 21.09.2026 14:14 Заявить о нарушении