Бэлэкэй чактагы ачыш. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бәләкәй чактагы ачыш

Әллә кем яши урманда,
Сөйләшергә ярата,
Кычкырып дәшсәм, сүзем
Кире әйләнеп кайта.

Гел качып утыра,
Аны беркем күрмәгән,
Әллә, күренергә ояла,
Кайда йөри икән.

Мин монда, ул еракта,
Тотындык сөйләшергә,
Ушы китеп карап тора
Куян безнең әңгәмәгә.

Ниһаять, аңлап алдым,
Уйлый торгач тирән.
Үземнең сүзләрем һавада
Шулай яңгырый икән.

Бәләкәй чактагы ачышлар,
Әле истә һаман.
Дөнья бигрәк кызыклы,
Серле бит ул җиһан.

Гузель Идрисова   18.09.2026 14:05     Заявить о нарушении