Мэсэллэр. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мәсәлләр

Кәбестә кат – кат киенгән,
Күлмәк өстеннән күлмәк,
Аңлашылды, элеп куярга,
Шкафы юк, димәк.

Бу кыска мәсәлнең
Морален кеше аңласын.
Мода артыннан кума,
Үзе сиңа яраклашсын.

Кыярның, помидор кебек,
Кызыл буласы килгән.
Тырыша торгач, саргайган,
Картаерга өлгергән.

Дускай, таныш бул,
Мәсәл морале белән,
Чагыштырма, ярышма,
Үзең булып кал гелән.

Гузель Идрисова   17.09.2026 12:57     Заявить о нарушении