Мизгеллэр. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126091604887
Язын табигатьнең
Уянганын күзәтәбез,
Аның белән уяна
Якты хисләребез.
Җәй саен сокланабыз
Аның гүзәллегенә,
Матурлык серләрен
Белә үзе генә.
Көзен шатланабыз
Зур уңыш биргәч,
Бигрәк юмарт инде
Күпләп алабыз күчтәнәч.
Ә кышын тәрәзәдән
Кар яуганны карыйбыз,
Өметләнеп, киләчәккә
Планнар корабыз.
Табигатьнең һәр мизгеле
Күңелебезгә якын.
Яшәүе рәхәт, күңелле,
Күгебез тыныч булсын.
Гузель Идрисова 16.09.2026 14:54 Заявить о нарушении