Чишмэ суы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Чишмә суы

Чишмәгә суга барам,
Көянтәгә чиләк асып,
Тугай буйлап атлыйм,
Ялан аяк басып.

Чишмәдән сулар алам,
Чиләкләрем мөлдерәмә,
Эх, чишмәнең суы чиста,
Егетләр ич үткәргән өмә.

Басмадан чыкканда,
Чиләкләрем чайкала,
Су ташып, үсә
Авылдагы һәр бала.

Әти – әни шатлана,
Чәйгә су кайтты,
Тәмле төче су
Өебезне балкытты.

Өстәлдә самавыр җырлый,
Мәтрүшкә исе чыккан.
Рәхәтләнеп, чәй эчәбез,
Гаиләм бергә җыелган.

Гузель Идрисова   15.09.2026 14:10     Заявить о нарушении
Э-эх!.. көянтә-чиләге лә, бигрәк матур гөлләре... сулар чайпалып китәдер, өмә үткәргән егетләрнең йөрәкләрен җилкетәдер... Минем йөрәгемне исә мәтрүшкә исе җилкетеп җибәрде... Бигрәк ямьле-тәмле булып чыкты шигырегез!

Эд Нурис   15.09.2026 19:16   Заявить о нарушении