Тирэк. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тирәк

Суга барган юлымда
Үсеп утыра тирәк.
Утырып, хәл җыям,
Күләгәсендә рәхәт бигрәк.

Буе күккә ашкан,
Колач җитмәслек кәүсә,
Бер дә урталай бөгелми,
Көчле җилләр иссә.

Мин бәләкәй чакта
Биек иде тирәк,
Еллар үтсә дә, үзгәрми,
Һаман шул ук тирәк.

Белә әни – әтине,
Тирәк күпне күргән,
Нәнәй белән олатай да,
Янәш үтеп йөрегән.

Туган ягыма кайтсам,
Киләм тирәк янына,
Ул мине алып кайта
Балачагым дөньясына.

Олы гәүдәсен кочаклап,
Битемне куям.
Озак яшә, агачкай,
Тирә – якка биреп ямь.

Гузель Идрисова   14.09.2026 12:47     Заявить о нарушении