Тэмлетамак. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126091403829
Әй, шөпшә эш яратмый,
Ә үзе – тәмлетамак.
Берәй тәмлекәч урларга,
Эзләнеп йөри һәрчак.
Ләззәтләнеп, сыйланганда,
Онытылып китә хәтта,
Вареньега егылып төшә дә,
Аннан чыгалмый ята.
Бал корты сымак,
Файда китереп яшәми.
Бармак аша карыйбыз,
Ихтирам итәсе килми.
Гузель Идрисова 14.09.2026 12:44 Заявить о нарушении