Саф кунел. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126090904537
Агачны яфрак бизи,
Ә кешене – күлмәк.
Күлмәк кенә коткармас,
Эчке гүзәллек кирәк.
Карашың усал булса,
Ямьсез булса сөйләмең,
Беркем сиңа сокланмас,
Затлы булса да киемең.
Яхшылыкка омтылыйк,
Сафлык килсен күңелгә.
Матур итеп яшик,
Эзебез калсын гомергә.
Гузель Идрисова 09.09.2026 14:25 Заявить о нарушении