Иртэнге янгыр. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Иртәнге яңгыр

Яңгыр яуган иртән,
Су коенган урман.
Үләнендә чык җемелди,
Тамчы тама яфрактан.

Яшел төсен яңарткач,
Урман яшәреп киткән.
Яшеллек искиткеч матур,
Күзне иркәли икән.

Җиләккә килгән идек,
Сөйләшәбез тын гына.
Акланга үтеп киттек,
Басып аяк очына.

Саф һава, рәхәт,
Табигать тынып калган,
Җәнлекләр дә ял итә,
Әле алар уянмаган.

Мизгел, туктап кал,
Минутың тиң алтынга.
Мөмкинчелек бир безгә
Яшәүдән ләззәт алырга.

Гузель Идрисова   20.08.2026 13:32     Заявить о нарушении