Язгы бэйрэм. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126081803766
Элек “Карга буткасы” дигән
Бик матур бәйрәм булган.
Халыкның олысы, кечесе
Яшел акланга җыелган.
Зурлар казан аскан,
Балалар чыбык җыйган,
Учак, күңелле җырлап,
Казанда бутка кайнаткан.
Гади генә бутка ул,
Су да, тары ярмасы.
Ә тәме – тел йотарлык,
Кемнең килмәсен ашыйсы.
Ник тәмле, дисезме,
Тәмләткечләр әйтер серен:
Ике уч саф һава, кояш нуры,
Бер чеметем генә төтен.
Ашъяулык җәеп, чирәмгә
Утырып, сыйланганнар.
Сөйләшеп, көлешеп алгач,
Милли уен уйнаганнар.
Халык бердәм булган,
Зур өмәләр үткәргән,
Эшләп, арыганнан соң,
Бәйрәм итә дә белгән.
Җырлап эшкә барганнар,
Эштән кайтканнар, җырлап.
Сөйләсәң, беркем ышанмас,
Карап торыр, аптырап.
Гузель Идрисова 18.08.2026 12:41 Заявить о нарушении