Серле тау. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126081703977
Тау күренсә, кешенең
Шунда менәсе килә.
Магниттай тарта үзенә,
Җаны бар микән әллә?
Бер менеп төшсәң,
Тагын да мендерә.
Көч, дәрт күбәеп,
Кан тамырыннан йөгерә.
Тау түбәсенә басып,
Аска таба карыйсың,
Туган як уч төбендә,
Эх, матур да соң.
Менүләре җиңел түгел,
Арыттыра, хәл бетә.
Әмма, алда тау башы,
Анда җиңү көтә.
Тормыш нәкъ биек тау,
Авыр булса да, яшисе килә.
Яңадан яңа биеклекләр
Яулап аласы килә.
Дөнья матур, кызыклы,
Әле өйрәнеп бетелмәгән.
Алда ачышлар булачак,
Яшик өмет белән.
Гузель Идрисова 17.08.2026 13:13 Заявить о нарушении