К зл ре н н ылы эзлим аман

К;зл;ре;н;н ;ылы эзлим ;аман,
Тик карашы; — ерактагы йолдыз.
Хисл;ремн;н оелган бу томан,
;аным — елга, ярсыз калган, ялгыз.

Адашканбыз... Чорлар буранында
Канат каккан ике ярсу кош.
Х;терл;рне; сары урманнарында
Утсыз учак, ;ансыз калган куыш.

Б;лки, безне; с;ю язылмагандыр,
Йолдызларны; китабына сызмагандыр.
Й;, б;лки, без ике гасыр арасында
Адашканбыз... Югалганбыз… Кайтмаганбыз

С;гать теле й;ри туктап  кебек ,
К;пме еллар узган, саныйммы?
Сине; исемне кабатлыйм туктаусыз,
; иренн;р киб;, чакыруымны я;гыратмый.

Б;лки, безне; с;ю язылмагандыр,
Йолдызларны; китабына сызмагандыр.
Й;, б;лки, без ике гасыр арасында
Адашканбыз... Югалганбыз… Кайтмаганбыз


Рецензии
Күзләреңнән җылы эзлим һаман,
Тик карашың — ерактагы йолдыз.
Хисләремнән оелган бу томан,
Җаным — елга, ярсыз калган, ялгыз.

Адашканбыз... Чорлар буранында
Канат каккан ике ярсу кош.
Хәтерләрнең сары урманнарында
Утсыз учак, җансыз калган куыш.

Бәлки, безнең сөю язылмагандыр,
Йолдызларның китабына сызмагандыр.
Йә, бәлки, без ике гасыр арасында
Адашканбыз... Югалганбыз… Кайтмаганбыз

Сәгать теле йөри туктап кебек ,
Күпме еллар узган, саныйммы?
Синең исемне кабатлыйм туктаусыз,
Ә иреннәр кибә, чакыруымны яңгыратмый.

Бәлки, безнең сөю язылмагандыр,
Йолдызларның китабына сызмагандыр.
Йә, бәлки, без ике гасыр арасында
Адашканбыз... Югалганбыз… Кайтмаганбыз

Абульханов Фархад   16.08.2026 13:33     Заявить о нарушении