Балаларым. мои дети - моё счастье

Балаларым минем горурлыгым
Яшэу кочем минем, шатлыгым
Минем очен илхам чишмэсе сез
Матур килэчэгем, картлыгым.

Ходаема эйтэм мен рэхмэтем
Уз юлыгызны сез таптыгыз
Яшен яшьнэп янгыр яуганда да
Жирдэ кайнар учак яктыгыз.

Сокланам тормышыгызга карап
Ходаема шокер итэмен
Тормышыгыз ботен, остэл тулы
Белэсез сез халэлнен тэмен.

Оныкларым,алтын кошчыкларым
Кайтардыгыз яшьлек иленэ
Бэхетлэрем тулы, сез булганга
Нур сибэсез минем йоземэ.

Эни очен, доньяда зур бэхет
Балаларнын матур тормышы
Тыныч яшэ, алар бэхетле, дип
Ходаемнын язган язмышы!

Бэхетле мин шушы доньяларда
Эзем кала артта ак булып
Еласамда, бары тик бэхеттэн
Кузгэ шатлык яшьлэре тулып!


Рецензии