Жилэккэ бардыгызмы эле? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Җиләккә бардыгызмы әле?

Һәркем урманга ашыга,
Җиләк кызарып пешсә.
Хәзер үтеп китә җәй,
Ул ич бер мизгел генә.

Алдан атлый әбиләр,
Җиләкле урын белүчеләр.
Аларга иярә кызлар,
Арттан йөгерә бәләкәчләр.

Аклан тулган җимешкә,
Ятып кына җыясы.
Авызга кереп югала
Иң зурысы, татлысы.

Менә чиләкләр тулды,
Дәрт тә, көч тә бар.
Һич туктап булмый,
Тулды яулык, панамалар.

Кайтасы юл озынайган,
Чиләк авыр, арыткан.
Әммә безнең кәеф шәп,
Көләргә дә хәл калган.

Яшел урман матур,
Һавасы да тәмле, җиләге дә.
Эх, рәхәт яшәүләре
Иркен туган илебездә.

Гузель Идрисова   07.08.2026 13:28     Заявить о нарушении