Мэтрушкэлэр

Машинамны кабыздымда буген
Киттем эле утырып кырларга
Ак ромашка ускэн болыннарны
Чэчэкле аланнар урарга.

Мэтрушкэлэр жыярга уйладым
Энкеемне искэ тошереп
Туган яктан, исэн чагында
Жибэрэ иде хэр чак киптереп.

Жанга якын туган якларым
Искэ тошэ иде шул чакта
Йорэккэ якын шушы мизгеллэр
Бик еракта калды шул, артта...

Рэхэтлэнеп,сихри лэззэт белэн
Йоредем мин матур аланда
Энкейле чак тоште ислэремэ
Ялгыз аланнарда калганда...

Кочагыма жыеп мэтрушкэлэр
Илхамланып ойгэ кайтырмын
Эле бик куп еллар уткэчтэ
Искэ алып жырлар язармын.

Онытылмый шул , мэнге хатердэ
Туган як, энкейле чакларым
Хич онылмас хатирэлэр булып
Хатергэ уелган туган якларым!


Рецензии