Кунак булса, тыйнак бул. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126080604367
Урман – гаҗәеп бер дөнья,
Анда барсы тәртиптә.
Тынлыкны тик кеше
Кайчак бозып китә.
Музыка акыртып,
Килеп керәләр урманга.
Ә сүндерелмәгән үчактан
Азак янгын чыга.
Я, шаулап, утын кисәләр,
Кычкырып сөйләшәләр.
Я, печән өсте башлана,
Чалгыны үткерлиләр.
Чакырылмаган кунаклар,
Ниһаять, кайтып китәләр.
Иркен сулап куялар
Качып калган җәнлекләр.
Гузель Идрисова 06.08.2026 14:21 Заявить о нарушении