Кайтып килдем

ЮК ШУЛ...
Кайтып килдем туган авылыма
Зират эчлэреннэн урадым
Баш очында бер кошчык кагынды
Бэхеткэ булсын, дип юрадым.

Еракларга китсэ дэ юлларым
Узенэ тарта туган якларым
Эткей- Энкей инде булмаса да
Авылыма юлны япмадым...

Энкэем юк , тик истэлек булып
Калды булэк иткэн яулыгы
Шул яулыкны ябып башларыма
Уйладым энкейле чагымны...

Гуя энкей мина эйтэ сыман
Мангаема куеп кулларын
Балам сезгэ гомер булэк иттем
Тайпылмый утегез юлларын.

Акча, мал,дип вождан жуя курмэн
Иманлы утсен тормыш юлыгыз
Берэуне дэ ялгыш рэнжетмэгез
Булган кадэр игелек кылыгыз...

Берни кирк тугел бу доньядан
Жир куенына киткэн чагында
Онытмыйча , искэ алган чакта
Безнен очен кылыгыз дога.

Жан жылын бар шушы яулыгында
Кабат куз яшьлэрем тыялмам
Жэннэт турлэрендэ булыгыз сез
Мин кайтырмын, кайтмый торалмам!!!!


Рецензии