Серле табигать. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126080105622
Тургай атлый алмый,
Әмма җитез сикерә.
Табигатьтә һәркем
Үзенчә көн күрә.
Сандугач өздереп сайрый,
Карга җырлый белми.
Карлугач – оста төзүче,
Күпләр оя ясый белми.
Карчыга явыз ниятле,
Һәрчак корбан эзли.
Күгәрчен тыйнак утыра,
Димәк, тынычлык тели.
Һәр елтыраган әйберне
Оясына ташый саескан.
Байлык ярата ахры,
Башка кызык тапмаган.
Сыерчык – уңган кошчык,
Гел дәртләнеп эшли.
Хезмәте изге аның,
Зарарлы бөҗәк чүпли.
Күпме таныш сыйфат,
Кошлар да, кеше сыман.
Табигать – ул мөгҗизә,
Серле зур җиһан.
Гузель Идрисова 01.08.2026 17:03 Заявить о нарушении