мин аман шул к н бел н яшим
Хыялымда й;рим эзл;ре;н;н.
Сине; тавыш колагымда чы;лый,
Аерылмый ;ич т; к;зл;ремн;н.
Вакыт — д;ва, дил;р, тик бу ялган,
Тир;н яраларны ул ямамый.
Бары ;стен каплап куя тузан,
; й;р;к сызлавын баса алмый
Бер-беребезг; ;йтелм;г;н с;зл;р
К;;елне ;т;, тынгылык бирми.
Ниг; шулай килеп чыккан, димен,
;авапны бит беркем д; белми.
Со;лап ;йтк;н с;зд;н ни файда со;,
Арада бит инде еллар, юллар.
Тик к;;ел бит ;аман ошанмыйча,
Си;а таба гына кулын суза.
Ниг; со;лап а;лый ик;н к;;ел,
Кадерл;рне югалткач кына?
Ниг; язмыш шулай сынау куя,
Й;р;кл;рне утка салып кына?
Свидетельство о публикации №126052507160
Хыялымда йөрим эзләреңнән.
Синең тавыш колагымда чыңлый,
Аерылмый һич тә күзләремнән.
Вакыт — дәва, диләр, тик бу ялган,
Тирән яраларны ул ямамый.
Бары өстен каплап куя тузан,
Ә йөрәк сызлавын баса алмый
Бер-беребезгә әйтелмәгән сүзләр
Күңелне өтә, тынгылык бирми.
Нигә шулай килеп чыккан, димен,
Җавапны бит беркем дә белми.
Соңлап әйткән сүздән ни файда соң,
Арада бит инде еллар, юллар.
Тик күңел бит һаман ошанмыйча,
Сиңа таба гына кулын суза.
Нигә соңлап аңлый икән күңел,
Кадерләрне югалткач кына?
Нигә язмыш шулай сынау куя,
Йөрәкләрне утка салып кына?
Абульханов Фархад 25.05.2026 20:02 Заявить о нарушении