Материнское счастье. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126052203780
Бишек җыры көйләгәндә,
Ана ниләр уйлый икән,
Бала йокыга киткәнче
Ул күзен дә йоммый икән.
Бишек тын гына тибрәлә,
Көй бигрәк моңлы.
Нәни дә тынычланган,
Урыны йомшак, җылы.
Ана бәхетле елмая,
Төшендә елмая бәпеч тә.
Аллага шөкер, бар да әйбәт,
Алда көтә алсу иртә.
Бала – иң кадерле хазина,
Бала – йөрәк парәсы.
Газиз ана бәхетле,
Бәхетле булса баласы.
Гузель Идрисова 22.05.2026 12:35 Заявить о нарушении