Человек. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126052203757
Адәм баласы күпне күрә,
Күпне кичерә, бахыр.
Сагышлы көннәре байтак,
Рәхәт кенә яши алмыйдыр.
Кер чайкагандай, тормыш
Бер тегеләй, бер болай,
Уңга, сулга әйләндерә,
Кабат, кабат боргалый.
Адәм баласы түзә,
Юк аның башка ысулы,
Корыч та утта чыныга,
Кеше корычтан ныклы.
Ходай алдан белгән
Авыр булачакны.
Шуңа кешегә биргән
Иң яхшы сыйфатларны.
Дөнья шулай корылган,
Ул – яшәү өчен көрәш.
Әгәр тормышны яратсаң,
Алга, дип үзеңә дәш.
Гузель Идрисова 24.05.2026 11:10 Заявить о нарушении