Река Аургазы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126052104238
Аургазы акрын ага,
Бер дә килми ашыгасы.
Туган ягы кадерле,
Шунда килә каласы.
Яр буена тезелгән
Сандугачлы бөдрә таллар.
Елганы яраталар,
Алар – тогры дуслар.
Тугаенда яшел үлән,
Атлар иректә йөриләр,
Сусагач, ярга басып,
Туйганчы су эчәрләр.
Елга бизәге төнбоек
Су өстендә тибрәлә,
Елганың серләрен
Ул гына яхшы белә.
Елга күпне кичергән,
Ата – бабаларны күргән.
Эх, сөйләшә алса,
Сөйләр иде күптән.
Туган ягыма кайтсам,
Елга буена киләм.
Мин дә, ашыкмый гына,
Гомер йомгагын сүтәм.
Гузель Идрисова 21.05.2026 13:15 Заявить о нарушении