Когда выходить замуж? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126052104224
Мөһим түгел кайчан,
Йөрәк үзе хәл итә.
Үз кешеңне тапсаң,
Менә шул җитә.
Иң тәүдә балалыктан
Атлап чыгарга кирәк,
Ал күзлекне салып,
Дөрес фикерләргә кирәк.
Үзеңне шәхес итеп
Тоя белергә кирәк,
Үз аякларыңда ныклы
Басып торырга кирәк.
Гаилә ул – туктаусыз эш,
Көндәлек тырыш хезмәт.
Тормышың матур булыр,
Якыныңа ихтирам күрсәт.
Бар да яхшы булыр,
Сер ачам кызларга.
Борщ пешерергә өйрәнсәң,
Мөмкин кияүгә чыгарга.
Көчле зат йөрәгенә
Юл кыска гына,
Тамагы тук булса,
Яшәтер яратып кына.
Гузель Идрисова 24.05.2026 11:09 Заявить о нарушении